Мамадыш районында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Бүген, 10 августта Мамадыш шәһәрендә Красная горка авыл җирлеге шәхси эшмәкәрләре белән эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада инвалидларны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт гарантияләре күрсәтү, программаларын инвалидларны тернәкләндерү буенча индивидуаль пррограммаларны гамәлгә ашыру һәм хезмәт законнарын саклау сораулары каралды.

Эш бирүчеләр алдында Мамадыш районы Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов чыгыш ясады.

Катнашучылар игътибарына Мамадыш муниципаль районында хезмәт базарындагы хәл, сәламәтлеге буенча чикләүләре булган гражданнарны эшкә урнаштыру динамикасы турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International