Сезнең уйлап караганыгыз бармы икән: нигә гүзәл затларның күз төпләрен, ә безнең маңгайларны сыр баса? Моның җавабы гап-гади. Хезмәт хакы алган көнне билгеле бер сумманы дуслар белән җыелышып, хәмергә тотканнан соң, ярымисерек хәлдә өйгә кайтабыз. Ишек төбендә сине күзләре Азия илләре хатын-кызларыныкы хәлендә кысылган тормыш иптәше каршы ала. Син калтыранган кулларың белән кесәңнән калган хезмәт хакыңны чыгарып саласың. Ул акчаны саный да, елан кебек ысылдап, шундый сорауны бирә: –Кая калган акчаң? Ә сиңа, күзләреңне акайтып, маңгаеңны җыерып: –Шайтан белсен инде аны, – диюдән гайре берни дә калмый. Өйгә исереп кайткан иренә хатыны, икенең берсен сайла, я аракы, я мин, дип ультиматум куя икән, бер үк, ярый алайса... чыгар аракыңны, дияргә язмасын. Шуңа күрә кергән акчагызны тиененә кадәр тормыш иптәшегезгә кайтарып бирсәгез, баш та авыртмаячак, савыт-саба да шалтырамаячак. Шуны исегездән чыгармагыз, бүген хатын-кыз сумкасына керү – җинаять, ирләр кесәсен актару – гаилә тормышы ул. Хәзерге ирләр акыллыракмы, әллә хатын-кызлармы? Әлбәттә, соңгылары. Нинди хатын-кызның аяклары матурлыгына карап, ир сайлаганын күргәнегез бар. Хайван исемнәре, димәктән, бер танышым хатыны белән машинада барганда, талашып киткәннәр. Бер рус авылы кырыеннан узганда, юл кырында ике дуңгызны күрәләр. Хатыны: –Бу синең туганнарыңдыр инде? –Әйе шул! Теща белән бабай иде болар! Кияү белән теща арасындагы мөнәсәбәт турында да төрле кызыклы хәлләр ишетергә була. Кемнеке ничектер, әмма мин үземнең тещамны хурларга җыен- мыйм. Берәр бәйрәмдә туганнар җыелышкач, хәмерсез була мыни инде ул? Күбрәк тә китәргә мөмкин. Икенче көнне баш авырта. Мин иртәрәк торсам, әбием миңа кичәдән калдырган 50 граммны салып бирә, ә улларына литрлап су эчәргә кала. Гаиләдә бер-береңә хыянәт итүнең гөнаһ икәнен дә яхшы беләбез. Бер авылда утыз яшьләрдәге бер ир заты кичен киенеп-ясанып клубка әзерләнә икән. Хатыны аның ниятен белгәч, аңарга: –Бар, сине беркем дә мөгезеңнән тотып тормый, – дигән, имеш. Бу темага мең дә бер кич буе сөйләргә булыр иде. Бер ир командировкадан кайтып керсә, хатыны сөяркәсе белән түшәктә ята икән. Интеллигент ир заты артык тавыш чыгармый, хатынын бүлмәдән чыгарып җибәрә дә, сөяркәгә шундый шарт куя. –Мин сине дуэльга да чакырмыйм, сукмыйм да. Хәзер болай эшлибез. Минем пистолетым бар, шуның белән түшәмгә ике мәртәбә атам. Ату тавышын ишеткән хатыным йөгереп кереп, иң беренче булып кайсыбызның гәүдәсе янына килә, ул шуныкы була, – ди. К о р и д о р д а басып торган ханым ике мәртәбә ату тавышын ишетә дә йокы бүлмәсенә йөгереп керә һәм берсе – идәндә, икенчесе караватта яткан г ә ү д ә л ә р г ә карап тора да, шифоньердагы икенче сөяркәсен тартып чыгара: –Әйдә, җаным, бу ике җүләр яныннан тизрәк синең фатирга качыйк, бәласеннән баш аяк, – дип чыгып китәләр. Бүгенге заман хатын-кызлары арасында ашарга пешерү, кер юу, өй җыештыру зур проблема түгел кебек. Чөнки хәзерге вакытта кул эшләренең күп өлешен көнкүреш техникасы башкара бит. Әгәр берәр яшь ир хатынына, син пешермисең дә, юмыйсың да, җыештырмыйсың да һәм башка шелтәләрен белдерсә, яшь хатын, ике дә уйламыйча: – Пешерә, юа, җыештыра белмәгәч, нигә дип өйләндең? – диячәк. Җәмәгать, нишләп Соломон җир йөзендә иң зирәк кеше саналган? Чөнки аның бик күп хатыны булган һәм ул аларның һәркайсының киңәшенә колак салган...