Без моны 100 ел көттек! Агымдагы елның 6нчы февралендә район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә 100 ел тула! Шул уңайдан 9нчы февраль көнне район мәдәният йортында “Гасыр премиясе“ дип исемләнгән, тарихта моңарчы күрелмәгән супертекә һәм масштаблы бәйрәм тамашасы оештырыла.
Галиҗәнаб Газетаның йөз еллык серләрен ком шоуы һәм башка маҗаралар аша чагылдыру; аңа тугры язылучыларның, һәр санын зарыгып көтеп алучылар- ның мәхәббәттә аңлашуы; фанфаралар яктысында гадәти булмаган номи- нацияләрдә ялкынлы тә- брикләүләр; көтелмәгән дуэтлар (башкалабыз һәм районыбызның күренекле йолдызлары белән рәттән журналистлар да бер сәх- нәдә); оригиналь видео- клиплар; “Нократ“ рәсми сайтыбызда уздырылган “Мисс Вятка“ – “Нократ гүзәле” фоторәсемнәр конкурсы (төп иганәчесе - “Метелица“ мех салоны) җиңү- чесе Айгөл Гобәйдуллина- ны (Мамадыш) бүләкләү; тамашачылар арасында лотерея буенча өч бүләк уйнату һәм тагын әллә ниткән әкәмәтләр–боларның барысын да сез 9нчы февральдә район мәдәни- ят йорты сәхнәсендә күрә алачаксыз! Исемнәре әлегә сер булган хикмәтле куна- кларыбыз гына да кичәнең ни дәрәҗәдә саллы булуы турында сөйли. Аны алып баручылар – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлназ СӘФӘРОВА һәм “Мама- дыш 24” телеканалы, “Нократ дулкыннары” радиосы диджее, танылган тамада –Илнур ЮНЫСОВ! Шәп, тирән эчтәлекле, мәгънәле очрашудан гафил булып кала күрмәгез! Билетлар район мәдәният йорты кассасында. Билет бәясе–200 сум