Бездә, тик бездә генә

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Быел да кышның кыл уртасында – 15нче гыйнвар көнне районыбызда күренекле татар әдибе, якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреатлары игълан ителде.

Туксанынчы елларда, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр ке- бек, күпсанлы әдәби премияләр булдырылган, акчаларын шәһәр һәм район хакимиятләре бирә иде. Эдуард Касыймов, Егор Уткин, Кол Гали, шундый ук тагын күпсанлы премияләр хәзер тарихта гына калды инде. 1982нче елда, Шәйхи аганың үз васыяте буенча булдырылган премияне бирү исә, сәнгатькарь җанлы районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның ярдәме белән бүген дә дәвам итә. Һәм без, җирле иҗатчылар, әдәбиятка игътибар һаман югары дәрәҗәдә, дип горурланып әйтә алабыз. Быел да да Кышкы шигърият бәйрәменә Казаннан Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, якташыбыз, язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин, шагыйрь һәм галим Рифат Җамал; Яр Чаллыдан Язучылар оешмасы җитәкчесе, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, бүлек мөхәррире Гафиулла Газизов, язучылар Мансур Сафин, Роза Хәмидуллина, Рәкить Әбделманов, Раушания Гыйләҗева килгәннәр иде. Кышкы шигъри сабантуй Мамадыштагы һәйкәле янында әдипне искә алу, чәчәкләр салу белән башланып китте. Язучыларның мәктәп укучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр белән очрашуы, Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатларын бүләкләү композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Яңа лауреатларыбызга дипломнарны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән Шаһинур Мостафин тапшырдылар. Мамадыш районы традицияләренә, горыф-гадәтләренә һәм исемнәренә багышланган фәнни хезмәте өчен, Г.И- браһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия СӘЙФУЛЛА кызы Хаҗиева-Демирбаш; 2015- 2016нчы елларда дөнья күргән “Я вам пишу“, Родина моя“, “Счастливое детство“, “Карусель“, ““Радуга“, “Мама“, “Стихи детям“ һәм башка китаплары өчен Юлия Сергеевна АПОЛОНОВА; “Иң зур бәхет – хезмәттә“, “Туган авылым Акма- ным“, “Комазан башы – чишмә башы“, “Дүсмәтем – гомер бишегем“, “Чал тарихлы Комазаным“ тарихи-публицистик китаплары өчен Гөлфинур Зәйнулла кызы ДУВАЛОВА, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен туган якны өйрәнү музее коллективы (директоры Светлана ИШПАХТИНА) Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International