Даны Россия күләмендә танылырга өлгергән "SUNNYФЕСТ“ креатив чаналар фестивале Мамадышыбызда быел да булачак

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Ярышта катнашучылар “Күрелгән хәлме бу?!“ (“Где это видано?!“–иң креатив чана); “Креатив!“ (Костюмнар һәм чыгышлар креативлыгы); “Майлагандай!“ (“Как по маслу!“ – таудан иң тиз шуып төшүче); “Килеп җиттек!“ (“Докатились!“ – иң ерак араны үтү) номинацияләрендә көч сынашачаклар. “Тамашачылар мәхәббәте“ призы да булачак. Бәяләү критерийларына килгәндә, әзерләнгән конструкцияләрнең ныклыгы, сыйфаты, креативлыгы; командаларның исеме, костюмнары, артистлыклары; чаналарның тизлеге, үтү ераклыгы; тау төшүгә иҗади якын килү – барысы да исәпкә алыначак. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. 1 - 2 - 3нче урыннар алучыларга, шул бүләкләр өстенә, һәр номинациядә 10, 8 һәм 7 меңәр сумлык акчалата призлар да каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International