Россия эчендә ерак юлларга йөри торган поездларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай йөрү мөмкинлеге бар.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.
Кадастр инженеры эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча әзерләнгән һәм теркәү органнарына XML-файллары форматында тапшырылган межалау һәм техник планнар еш кына хаталы булырга, тиешле таләпләргә туры килмәскә мөмкин.
Сәгать 13.00. Балалар сәнгать мәктәбе янына скандинавиячә йөрүче бер төркем өлкән яшьтәге хатын-кызлар җыелган.
Бүген Мамадыш районында Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Бердәм Россия” көне булып узды. Парламент башлыгы “Гражданлылык сәгате” проекты кысасында районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.
Сәгать 13.00. Балалар сәнгать мәктәбе янына скандинавиячә йөрүче бер төркем өлкән яшьтәге хатын-кызлар җыелган. Физик активлыкның әлеге төренә аларның күбесе үзбелдекләре белән тотынган, “Кайгырту“ комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә башлап, дәвам итүчеләр дә шактый.
Сәламәт мәктәп – башлангычларның башлангычы “Сәламәт киләчәк“ проектының төп бурычы – сәламәтлек белән бәйле проблемаларны диагнозлау гына түгел, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү дә. Ә иң яхшысы – аларны булдырмау. Табибларның балалар аудиториясе белән әңгәмәләре, лекцияләр, башлангыч сыйныфлар укучыларын тикшерү, авырулар булуына скринг – болар барысы да 3нче санлы мәктәптә оештырылды. Медицина хезмәткәрләре, спорт учреждениеләре тренерлары өчен лекция-әңгәмә дә беренче тапкыр шушындый форматта үткәрелде.
“Бердәм Россия“ көне“ кысаларында районыбызда унбер мәйданчык эшләде.
Шул исемдәге партия проекты гомуми, урта, югары һәм өстәмә белем бирү системасына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Монда мөгаллимнең һәм тәрбияченең ролен, һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү игътибар үзәгендә. Белем бирүнең сыйфаты да контрольдә тотыла. Ул бик күп аспектлардан, мәсәлән, муниципаль проектлардан туплана. Балык Бистәсе, Менделевск, Алабуга, Ту кай, Кукмара, Саба, Теләче районнары, Яр Чаллы шәһәре яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре начальниклары аның ничек тормышка ашырылуын өйрәнергә икенче санлы лицейга җыелдылар.
Партия проектлары уңышлы үтәлә “Бердәм Россия көне“ кысаларында данлыклы “КамАЗ-мастер“ командасы әгъзалары Андрей Каргинов һәм Антон Шибалов белән очрашу Мамадыш көллияте студентлары күңелендә озак сакланыр. Алар быелгы “Дакар“ автораллиеның барышы белән таныштырдылар. Мәгълүм булганча, агымдагы елда әлеге узышларда Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында җиңүгә иреште.