Яңа мәктәп“ – шәһәр лицее үрнәгендә

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Шул исемдәге партия проекты гомуми, урта, югары һәм өстәмә белем бирү системасына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Монда мөгаллимнең һәм тәрбияченең ролен, һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү игътибар үзәгендә. Белем бирүнең сыйфаты да контрольдә тотыла. Ул бик күп аспектлардан, мәсәлән, муниципаль проектлардан туплана. Балык Бистәсе, Менделевск, Алабуга, Тукай, Кукмара, Саба, Теләче районнары, Яр Чаллы шәһәре яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре начальниклары аның ничек тормышка ашырылуын өйрәнергә икенче санлы лицейга җыелдылар. “Олимпиада 100“, “Сәләтле балалар“ җирле муниципаль проектларын тормышка ашыру механизмын өйрәнү каралган методик семинар эшендә республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты. Темага Лицей – “Мәгариф“ милли проекты җиңүчесе, 2011нче елдан ул – ТР Мәгариф һәм фәтн министрлыгы белән килешү буенча электрон мәгарифтә компетенция үзәге булып исәпләнә, 2012нче елдан лицей мөгаллимнәре “ТРда Интел пилот мәктәпләре“ проектында катнашалар. 2017-2018нче уку елы йомгаклары буенча лицей ТРның 100 иң яхшы уку йорты, Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән. Лицей белем бирүнең сыйфаты һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча да федераль рейтингта лидерлык позицияләрен саклап килә. 2016-2017нче уку елында  27 укучы республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының регион этаплары җиңүчеләре һәм призерлары булды. Быел лицейның 3 укучысы укучыларның химиядән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары, 18 укучы Бөтенроссия олимпиадаларының регион этабы җиңүчеләре һәм призерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International