Сәламәт мәктәп

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Сәламәт мәктәп – башлангычларның башлангычы “Сәламәт киләчәк“ проектының төп бурычы – сәламәтлек белән бәйле проблемаларны диагнозлау гына түгел, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү дә. Ә иң яхшысы – аларны булдырмау. Табибларның балалар аудиториясе белән әңгәмәләре, лекцияләр, башлангыч сыйныфлар укучыларын тикшерү, авырулар булуына скринг – болар барысы да 3нче санлы мәктәптә оештырылды. Медицина хезмәткәрләре, спорт учреждениеләре тренерлары өчен лекция-әңгәмә дә беренче тапкыр шушындый форматта үткәрелде. Алар норматив база белән дә таныштылар, медицина ярдәме күрсәтү буенча практик күнекмәләрен дә ныгыттылар. “ДРКБ МЗ РТ“ ГАУЗның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев мәктәпнең унынчы сыйныфлар укучыларына сәламәтлекне кече яшьтән башлап бөтен гомер буена сакларга кирәклеге турында лекция укыды. Монда “лекция“ сүзе уңышлы да тү- гелдер, белгечнең укучылар белән әңгәмәсе бик җылы узды. Ул бераз сузылды да, балалар кунакларын сорауларга күмделәр. Җылы мөнәсәбәттә узган аралашу табибны киләчәктә тагын үзләренә килергә чакыру белән төгәлләнде. –Әгәр дә без балаларыбыз сәламәтлеген сакларга һәм ТЕМАГА Медицина ярдәменең үтемлеген һәм сыйфатын күтәрү, үлем-китемне киметү, халыкның гомер озынлыгын арттыру, яман гадәтләр белән көрәш мәсьәләләре федераль һәм регион властьның, муниципалитетларның һәм гражданнарның үзләренең бердәм эшләүләрен сорый. “Сәламәт киләчәк“ партия проекты зур социаль әһәмияткә ия һәм гражданнарның сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме алуларына, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына юнәлдерелгән. яхшыртырга тырышсак, аларны тулы кыйммәтле тормышка әзерләсәк, табиблар, укытучылар, ата- аналар берлеге һәрвакыт нәтиҗәле булыр. Бу изге бурычны тормышка ашыруга безнең бөтен белгечләре- безнең дә тырышлыклары юнәлдерелгән,–диде Рафа- эль Шәфәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International