Татарстанда ана капиталын башка максатларга файдалану очраклары теркәлмәгән

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Татарстанда ана капиталын башка тиешсез максатларга файдалану очраклары теркәлмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.

“Безне Россия Федерациясенең Хисап палатасы берничә тапкыр тикшерде, җирле күзәтчелек органнары бу мәсьәләләрне контрольдә тота”, - диде ул. Аның әйтүенчә, ана капиталы сертификаты бирелгәнче, Татарстан буенча Пенсия бүлеге запрослар юллый. “Без әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгәнме, балаларына карата җинаять эшләгәне юкмы икәнлеген тикшерәбез. Әгәр торак шартларын яхшырту турында сүз бара икән, алар сатып ала торган торак нормаларга җавап бирәме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат белешәбез. Әгәр гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга һәм гаиләгә юнәлдерергә җыенмый икән, бу акчаны бирмибез. Бу мәсьәләләрне контрольдә тотабыз, гәрчә закон тарафыннан Пенсия фондына бу контроль функцияләре вәкаләтләре бирелмәсә дә”, - дип белдерде Асия Вәлиуллина.

рограмма гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, Татарстанда 248 мең гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылган. Дәүләттән Татарстан гаиләләренә 70 млрд сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелгән. Гаиләләрнең 80 проценты ана капиталы акчасын торак шартларын яхшырту өчен кулланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International