Партия проектлары уңышлы үтәлә “Бердәм Россия көне“ кы- саларында данлыклы “КамАЗ-мастер“ командасы әгъзалары Андрей Каргинов һәм Антон Шибалов белән очрашу Мамадыш көллияте студентлары күңелендә озак сакланыр. Алар быелгы “Дакар“ автораллиеның барышы белән таныштырдылар. Мәгълүм булганча, агымдагы елда әлеге узышларда Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында җиңүгә иреште. Дөньяда бердәнбер завод командасы буларак, утыз еллык тарихы булган “КамАЗ-мастер“ командасыннан биш кеше дөнья Кубогын отты, унбиш узышчы –халыкара, 11е Россиянең атказанган спорт осталары исемнәренә лаек булдылар инде. Пилотлар очрашуыннан соң көллияткә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул студентлар белән сөйләшүдә җөмһүриятебездә яшьләр сәясәтенең торышы белән таныштырды, икътисадта аларның тоткан урыннарын ассызыклап үтте. “Бүген халык хуҗалыгының барлык тармакларында да яшь белгечләргә ихтыяҗ зур,“ –диде ул. Аннары Фәрит Хәйруллович “Яшь гвардия“нең “Гражданлык сәгате“ акциясе кысаларында ундүрт яшьләрен тутырган алты яшүсмергә паспортлар тапшырды. “