Түбән Яке авылының социаль йөзе соңгы елларда шактый гына үзгәрешләр кичерде. Аңа яңа төсмерләр өстәлеп кенә тора. Якын киләчәктә сафка басачак мәчетнең торак пунктны тагын да бизәячәгенә шик юк. Авылда моңарчы иман йорты булмады мыни, дигән сорау туар кайберәүләрдә. Бар ул. Ни әйтсәң дә, замана үзгәрә, бүген агачтан төзелгән социаль объектлар “мода“дан чыгып бара.
Түбән Якедә мәчет тәү- ге мәртәбә ишекләрен 1996нчы елның 6нчы ноя- брендә Миграҗ бәйрәмен- дә ачкан була. Аңа 1995нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының да өле- ше керә. Алар күрше-тирә авылларда концертлар белән чыгыш ясап, акча туплыйлар. Авылдашлары да бу изге гамәлдән чит- тә калмый. Бердәмлек тау күчерә, дигәндәй, бергә тотынгач, буралык акча да җыйнала. Бер ел эчендә авылда мәчет калкып чыга. Еллар узган саен, аның би- насы үзенә ремонт таләп итә башлый. Моннан ике ел элек Түбән Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов, мәктәп директоры Фоат Насыйбул- лин авылдашлары, авыл җирлеге Советы депутаты Рифат Мәхмүтовка мәчетне тышларга, түбәсен алышты- рырга ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Авыл- ның ватанпәрвәр егетләре киңәшләшәләр дә, шундый карарга киләләр: Түбән Якедә яңа, заманча, кирпеч- тән мәчет салырга кирәк! Ниятләрен авыл халкына да җиткерәләр. Түбәняке- леләр аларның идеяләрен хуплап каршы алалар. Авыл җыенында изге ният рай- он җитәкчелеге тарафын- нан да яклау таба. Һәр- кем үзеннән өлеш кертә башлый. Узган ел иске мә- чет янәшәсендә яңа иман йортына нигез салына. Аңа беренче ташны районыбыз башлыгы Анатолий Ива- нов сала. Аның хәер-фа- тыйхасы белән төзелеш- кә старт бирелә. Ярый әле бүген интернет бар: үзеңә ошаган проектны сайларга мөмкинлек зур. Кукмара районында төзел- гән бер мәчет проектына тукталалар. Бүгенге көн- дә бина җирдән бер метр чамасы күтәрелгән инде. Түбән Ушмадан килгән төзүчеләр бригадасының эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Якын киләчәктә агач материаллары, калайлар тупланачак. Бөек Җиңү кө- неннән соң җиң сызганып эшкә керешмәкчеләр. Кит- кән чыгымнарны каплауда түбәнякелеләр читтә яшәү- че авылдашларының, чит кешеләрнең дә ярдәмнәрен даими тоеп торалар. Менә шулай бергә тотынып Түбән Яке үзәгендә төзелгән иман йорты манарасының яры- мае тирә-юньгә озак еллар иман нуры сибеп торачак.