ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы тәкъдим итүче яңа проект шулай дип атала. Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан, шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга, нинди яшьтә булуларына карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз, тыл ветераннары турында сөйләргә мөмкинлек ачыла. Проектның шартлары: бер минуттан артык булмаган хикәя сөйләү видеога төшерелә һәм ул “Есть контакт“ төркеменә урнаштырылачак. Аннары “Мамадыш ТВ“ телеканалында күрсәтеләчәк, “Нократ дулкыннары“ радиосы эфирында яңгыраячак. Иң мөһиме, үзегез белән геройның бер яки берничә сурәтен алып килергә кирәк. Шул рәвешле, барлык интернет, димәк, бөтен дөнья сезнең ярдәм белән әлеге герой турында хәбәрдар булачак. Проектта катнашу өчен 300 сум взнос түләргә кирәк. Кон- такт телефоннары: 3-30-47, 8-908-330-59-08. Видеороликка яздыру 26нчы апрельдән редакция бина- сында башланачак. Ашыгыгыз! Проектта катнашу вакыты чикләнгән. Барыгызга да иҗади уңышлар телибез!