Авылларда яңа клублар, мәдәният учаклары төзү буенча республика программасы кысаларында районыбызда берничә күпфункцияле объект пәйда булды. Бүгенге көндә Соколка, Келәүш, Түбән Яке, Баскан, Кече Сон, Түбән Тәкәнеш авылларында яңа мәдәният учаклары үз бурычларын үтиләр инде. Аның чираттагысы Җөри авылында төзелә.
Авыл читендә төзелүче мәһабәт бинага нигезне көздән салып калдырган- нар иде. Апрель башла- рында аның стенасын өя башладылар. Әлеге эшне “Инвест-строй“ җәмгыяте Олыяз авылы төзүчеләрен- нән торган ун кешелек бри- гадага ышанып тапшырган. Без биредә булган көнне инде егетләр ун көн эшлә- гәннәр иде. Шушы вакыт эчендә объектның стенала- ры күзгә күренеп күтәрел- гән. Бригада Түбән Яке һәм Баскан авылларындагы мәдәният учакларын, Түбән Тәкәнештә авыл җирлеге бинасын төзүдә катнашкан. Эшләренең сыйфатына телтеш тидерерлек түгел. 200 урынлы, мәһабәт бинаныӊ стеналары тагын атна-ун көн эчендә өелеп бетәчәк, дип ышандырдылар брига- да әгъзалары. Төзелеш ма- териаллары белән өзеклек- нең туганы юк. Бинаның фа- сад өлеше “соломенко“ дип аталучы төсле кирпечтән өелә. Бизәү өчен шоколад төсендәге кирпеч куллана- лар. Түбә шундый ук төстә- ге профнастилдан булачак. Тәрәзә-ишекләр кую, эчтәге эшләрне башкару көтелә. Объектны торгызу өчен “Инвест-строй“ җәмгыяте җаваплы. Аның директоры Илнур Габидуллин әйтүенчә,бинаның бәясе 14 миллион сум тәшкил итә. –Аны июль ае башына, ре- спублика күләмендә узды- рылучы Питрау бәйрәменә чаклы файдалануга тапшы- рырга тырышабыз, – ди ул. Аның сүзләре шик тудырыр- га тиеш түгел. Чөнки район җитәкчеләре эшләрнең ба- рышы белән даими кызык- сынып торалар. Проблема- лар килеп туа калса, ярдәм булачак, диләр төзүчеләр. Объект калкып чыгу белән эшләр тәмамланмаячак. Аның территориясен тө- зекләндерү, машиналар кую өчен урыннар ясау да күз уңында тотыла. Беренчесе “Инвест-строй“ га йөкләнсә, икенчесе – муниципали- тет җаваплылыгында. Яңа мәдәният учагы файдала- нуга тапшырылгач, биредә мәдәни тормыш гөрләр, аның өчен җаваплылар төр- ле чаралар уздырып, тама- шачыларны күпләп җәлеп итәрләр, дип ышанасы килә. Моннан тыш, республи- кабызның танылган сәхнә осталарын да күрергә на- сыйп булыр, шәт. Җәй урта- сыннан башлап әлеге бина- ның авылга кергәндә үк ма- турлыгы, иркенлеге белән игътибарны җәлеп итүче бу- лып, үзенә дәшеп-чакырып торачагына ышаныч зур.