Бүген хакимият бинасының утырышлар залында чираттагы гомумрайон киңәшмәсе үтте.
Мамадыш укучылары бүген җәйге каникулларында ял итәргә генә түгел, вакытларын үзләренә файдалы итеп үткәрергә – акча эшләргә телиләр. Бөтенесенең дә теләкләре тормышка ашырга мөмкинме? Эш бирүчеләребез балигъ булмаган эшче-хезмәткәрләрне көтәме? Бер-ике ай җитештерү, хезмәт күрсәтү тармакларының кайсы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләп алырга мөмкин? Район халыкның мәшгульлеге үзәгенең әйдәүче белгече ГӨЛЧИРӘ МӨХӘММӘТШИНА белән әңгәмәбез шул турыда.
Татарча көрәш бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак.
Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган.
Татарстанда һәм Казанда иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
Мамадышта яңа төзеләчәк Живоначальная Троица храмы урыны изгеләндерелде. Төзелеш эшләре өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Храмны төзү белән Казанның “Металлострой“ ҖЧҖ шөгыльләнәчәк.
Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге өчен бик уңышлы булды. Бүлек белгечләре 3 балага туу турында акт теркәделәр. Районыбыз халкын 3 кыз тулыландырды.
Спортны сөяргә балаларны бакчадан ук өйрәтәләр. Инде 9 нче ел рәттән үткәрелүче “Алга юниорлар” бәйгесендә районыбызның барлык балалар бакчаларының теләп катнашулары моңа ачык бер мисал.
Чын мәхәббәт өчен бернинди дә киртә була алмый. Шушы сүзләргә 25 нче май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән никах дәлил булып тора.