Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге өчен бик уңышлы булды.

2018 елның 1 июне, җомга

Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге өчен бик уңышлы булды. Бүлек белгечләре 3 балага туу турында акт теркәделәр. Районыбыз халкын 3 кыз тулыландырды.

Раяна – Газизовлар гаиләсендә беренче бала булса, Ясминә – Сәдретдиновлар гаиләседә ике улдан сон көтеп алынган кыз һәм сеңел. Диана – шулай ук гаиләдә өченче бала, апасы һәм абыйсы өчен зур сөенеч.

Әйтергә кирәк, Мамадыш районында бүгенге көнгә ГХАТ бүлегендә  туу турында 117 акт теркәлгән – 54 малай һәм 63 кыз. 41 бала гаиләләрендә беренче бала булып туса, 31 бала – икенче, 29 бала – өченче, 12 бала – дүртенче, 1 бала – гаиләдә бишенче булып авыз салган.

Бүлек җитәкчесе яшь аталарга таныклык тапшырганда балаларның күркәм холыклы һәм  ата-аналары, районы халкы өчен зур горурлык булып үсүләрен теләде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниховның исемле открыткаларын тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International