Россиядә иң аз хезмәт хакы түләнелә торган эш урыны билгеләнде.

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Россиядә кием-салым производствосында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы ала. Бу хакта РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә RT.

Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган. Кием-салым производствосы эшчеләренең уртача хезмәт хакы 18 мең 679 сум тәшкил итә, бу узган елга караганда, 4 процентка түбән.

Шулай ук күн эшләнәмләре производствосында эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы түбән – 21 мең 566 сум. Мебель җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар уртача 21 мең 935 сум акча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International