Балигъ булмаганнарга кайда акча эшләргә

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Мамадыш укучылары бүген җәйге каникулларында ял итәргә генә түгел, вакытларын үзләренә файдалы итеп үткәрергә – акча эшләргә телиләр. Бөтенесенең дә теләкләре тормышка ашырга мөмкинме? Эш бирүчеләребез балигъ булмаган эшче-хезмәткәрләрне көтәме? Бер-ике ай җитештерү, хезмәт күрсәтү тармакларының кайсы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләп алырга мөмкин? Район халыкның мәшгульлеге үзәгенең әйдәүче белгече ГӨЛЧИРӘ МӨХӘММӘТШИНА белән әңгәмәбез шул турыда.

–Җиңел сорау түгел. Җәй көне эшләргә теләк белдергән укучыларның үзләренә килүләрен сорап безнең мәшгульлек үзәгенә чират тезелсә, мин аңа рәхәтләнеп җавап бирер идем. Кызганычка каршы, без балигъ булмаганнарны җәйге каникулларында вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнсәк тә, андыйлар юк. Быел бу юнәлеш буенча безгә җиткерелгән контроль күрсәткеч – 180 кеше. Әгәр дә эш бирүчеләр безнең белән килешү төзесәләр, үсмерләргә мәшгульлек үзәге аша 1275 сум матди ярдәм күчерелә. Килешүне 14 яшьтән, әти-әниләренең берсе, яки аны алыштыручы кеше ризалыгы, опека һәм попечительлек органы белән килешенеп, эш җиңел хезмәт категориясенә кергәндә төзергә мөмкин. Бәлигъ булмаганнар белән хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгәндә, эш бирүче үсмергә хезмәт кенәгәсе ачарга тиеш. –Элек мондый хезмәткә ашлык кабул итү предприятиесендә, кирпеч заводында сорау бар, диләр иде... –Хәзер ул юк. Бөтен эшләрен дә даими хезмәткәрләре башкара. Замана үзгәрде. Минималь хезмәт хакы түләүгә һәм эш режимына таләпләр дә үзгәреш кичерде. Шул ук хезмәт хакы, РФ Хезмәт кодексы буенча, 11 мең 163 сумнан кимрәк булырга тиеш түгел. Балигъ булмаганнар кимрәк сәгать эшлиләр. Ә эш бирүчегә бу файдалы түгел. Димәк, ул өлкән яшьтәге хезмәткәрне сайлый. Ә мәктәп укучылары арасында һөнәргә юнәлеш бирүгә (профориентациягә) килгәндә, без аны озак еллар дәвамында юнәлешле алып барабыз. Быелның биш аенда 770 укучы арасында һөнәр сайлау буенча тестлар үткәрдек. Бу эштән авыл мәктәпләре дә читтә калмый. Үзәкнең мобиль офисы белән районның ерак почмакларына да барып җитәбез. Эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү турындагы сүзләр бүген тормышка аша. Авыл мәктәпләрендә булган соңгы очрашуларның берсендә берәү дә юристлыкка яки икътисадчыга укырга барырга теләк белдермәде. Бөтен яшьләр дә инженер-техник белгечлекләргә йөз тоталар. Бүгенге көндә Татарстанда 35 меңгә якын эш урыны вакантлы булып кала бирә. –Балигъ булмаганнар җәй көне мәшгульлек үзәгендә һөнәр сайлау буенча тест узарга телиләрме? –Без беркемне дә кире бормыйбыз. Эш көннәрендә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр килергә мөмкин. Профориентация кабинетындагы “Кем булырга?“ программалы комплексында тест узып була. Киләчәктә һөнәр сайлаганда бу ярдәм итәчәк. Әңгәмәдәш НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International