Тройсын бәйрәмендә Троица храмына нигез

2018 елның 2 июне, шимбә

Мамадышта яңа төзеләчәк Живоначальная Троица храмы урыны изгеләндерелде. Төзелеш эшләре өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Храмны төзү белән Казанның “Металлострой“ ҖЧҖ шөгыльләнәчәк.

шәһәрдә яшәүче һәркем була ала иде. Андыйлар шактый җыелды. Ирексездән шәһәрнең өлкән кешесе Фаина Зотинаның балачак хатирәләре белән уртаклашканы искә төште. Алар белән ул 2000нче еллар башында газета укучыларыбыз белән дә уртаклашкан иде: ничек итеп Троицк соборын шартлатканнары, шуның нәтиҗәсендә Ушма аръягына чаклы тарихи ташларның очканы, өлкәннәрнең дә, балаларның да тезләнеп Алланың гафу итүен сорап елаганнары... 1933нче елда Мамадышның рухи үзәге шәһәр йөзеннән юкка чыкса да, ул буыннарның генетик хәтерләреннән югала алмады. Аның урынына райком бинасы – атеистик идеология үзәге төзелде. Бүген без үткәннәргә кайтабыз, ташлар җыябыз. Яңа храм искесе урыны каршында сафка бастырылачак. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, рус мәдәнияты җәмгыяте җитәкчесе Николай Егоров, прихожаннар исеменнән Галина Рылова, Якшәмбе мәктәбе директоры урынбасары Валентина Селезнева, Наил хәзрәт Вахитов күңелләргә үтеп керерлек сүзләре белән чарага җыелганнарга мөрәҗәгать иттеләр. Изге Ксения Римляныни чиркәве атакае протоиерий Владимир Иванов панихида уздырды һәм яңа храм төзеләсе урынны изгеләндерде. АНАТОЛИЙ ИВАНОВ, Мамадыш муниципаль районы башлыгы: “Киләчәк буынга дингә ышануны һәм гореф-гадәтләребезне тапшыру – безнең буынның изге бурычы. Чиркәү тәҗрибәле осталар тарафыннан иске технологияләрне кулланып төзеләчәк.“ НИКОЛАЙ ЕГОРОВ, русмәдәнияты җәмгыяте җитәкчесе: “Безнең һәрберебезгә храмга ярдәм итәргә кирәк: бәлки кемнәрдәдер Троица соборының иконалары, чиркәү әйберләре сакланадыр. Аларны храмга алып килү саваплы булыр.“ ВЛАДИМИР ИВАНОВ, Изге Ксения Римляныни чиркәве протоиерие: “Храм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның хәер-фатыйхасы, район җитәкчелеге инициативасы белән төзелә. Алла ярдәме белән бүген бу төзелеш башлансын өчен күп кешеләрнең бу эштә катнашуларын, төрле яктан ярдәм итүләрен үз күзләрем белән күрдем. Живоначальная Троица тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур булып, икенче кеше булуның күп сәбәпләре булуын аңлаган халыкны, прихожаннарны үзенә җәлеп итсен.“ ВЛАДИСЛАВ АКСАКОВ, төзелеш бригадасы бригадиры: –Шундый ук храмны төзү буенча тәҗрибәбез бар инде. Аны без Казанда төзедек. Мамадышта азрак үзгәрешләр кертеләчәк. Фундаментка чокыр казымаячакбыз, чөнки ул субайлардан торачак. Җир эшләрен археологлар белән берлектә алып барачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International