ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

Алабугада 3-5 август көннәрендә XI Россиякүләм Спасс ярминкәсе оештырыла. Күптәнге гадәт буенча, ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары тыюлыгында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең борынгы үзәк урамнарына узачак.

Балык бистәсе муниципаль районында 23 августка кадәр М-7 «Волга»-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе автомобиль юлының 15,6 км алып 18,3 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

 

2018 елның 18 апреленнән алып 9 октябренә кадәр вакыт аралыгында компьютер белеме алу буенча лаеклы ялдагы гражданнар арасында Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Конкурс дистанцион рәвештә оештырыла.

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Идел ярында корылган чатырлар, аягына резин итек кигән яшьләр, миллионлаган грант… Нәкъ менә шушы күренешләр «iВолга-2018» яшьләр форумын тулысынча ачып бирә дә инде. «Ялкын» журналы да, табигатьтә оештырылган форумга барып, яшьләр белән бер табактан ашап кайтты.

Моннан ике ел элек нигез
салынган җиләк плантациясе
күз явын алырлык: кассеталы
үсентеләр бик тиз үсеп
киткәннәр. Су сипкәннән,
ашлаганнан соң матур булып
күренәләр һәм мул уңыш белән
сөендерәләр. Әлеге картинага
табигатьнең гүзәл почмагында,
район читендәге Березовая
Поляна авылында урнашкан
Марат Писцовның крестьян–
фермерлык хуҗалыгында тап
буласың.

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

Быел Татарстанда 47 мең 362 бала беренче сыйныфка бара. Алар укучылар санын 12 процентка арттырачак. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

​​​​​​​Авыл кешесе уңышын бер генә тапкыр, көзен санаса, матбугат, почта өлкәсендә эшләүчеләр исә аны елына ике тапкыр исәпли. Июнь ахырында икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланды.

Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы быел җиденче
мәртәбә “Дуслык“ Бөтенроссия турнирын кабул итте. Анда
Татарстан “ирекле“ләреннән тыш, Россиянең дистәдән артык
төбәгеннән, хәтта Казахстан республикасыннан да барлыгы 26
команда спортчылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International