Эш сөючән кулларга матур бизнес.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Кызу кояш астында, җиләк
җыйган вакытта, аяк астын-
нан ук башланган һәм сөзәк
тау битендә тәмамланган
әлеге матурлык хуҗа-
бикәсен кайда очратырга
мөмкин? Әлбәттә, ул башы
белән эшкә чумган: Урал-
дан торф төягән фура килеп
җитте (ул яшь үсентеләр
утырту өчен кирәк), безнең
редакция бригадасы ар-
тыннан ук сатып алучылар
да пәйда булдылар. Шуңа
күрә безнең әңгәмә көн-
дәлек, иксез-чиксез эшләр
мәшәкатьләре арасында бе-
раз сулыш алуны хәтерләт-
те. Быелгы сезонның үзен-
чәлекләре турында беренче
яңгыраган сорауга шунда ук
конкрет җавап та алынды:
–Табигать шартлары белән
көрәшәбез. Кызулык җиләк-
кә тискәре йогынты ясый.
Ул бүген стресс хәлендә,
масскүләм өлгереш күрен-
ми әле. Шулай булуга ка-
рамастан, без тырышабыз,
тамчылап сугару тәүлек әй-
ләнәсендә бара. Кара плен-
ка чүп-чарга үсәргә ирек
бирми. Әмма аның астында
микроорганизмнар яхшы
үрчиләр. Хуҗалыкта унике
кеше хезмәт куя. Барысы
да – Мамадыштан. Көн саен
бирегә үз машинабыз белән
алып киләбез, шәһәргә кай-
тарып куябыз. Җиләк җыю
бу плантациядә тәмамлан-
гач, җирне киләсе сезонга
әзерли башлыйбыз. Биредә
иртә яздан кара көзгәчә эш
җитәрлек.
Писцовларның фермерлык
хуҗалыгы үсентеләренең
төп үзенчәлеге шунда: алар
Татарстанда экологик яктан
чиста, вируссыз кассета-
лы җир җиләге үсентеләре
җитештерәләр. Әлеге үсен-
те барлык этапларда да
тулысынча алга таба үсеш
ала, уңышы да башкаларга
караганда яхшы чыга. Иң
беренчедән, аның тамыр
системасы шунда ук “эшкә“
керешә. Икенчедән, авы-
руларга һәм корткычларга
каршы торучан, транспорт
белән күчергәндә зыян күр-
миләр, тәме исә – телеңне
йотарлык! Сортларның ас-
сортименты ел саен үзгәреп
тора. Бүген без монда ачык
кызыл төстәге җиләкләрдән
торган плантацияне күрә-
без икән, яз көне, бу якларга
транспорт юлы төшүгә, төр-
ле җиләк-җимеш, декоратив
агачлар һәм куаклыклар
үсентеләрен сату башлана.
Аларны реализацияләү бу-
енча илнең 18 төбәге белән
килешү төзелгән. Киләсе се-
зонга чаклы булган барлык
товар да сатылып беткән
инде. Җиләкне сату сәүдә
челтәрләре аша башкары-
ла. Оксана Викторовна әй-
түенчә, аның күләмен арт-
тырудан мәгънә юк. Сәбә-
бе – юлсызлык. Үстерергә
мөмкин, ә менә алып китү
– проблема.
–Кырга үзебезнең үсен-
теләрне утыртабыз. Бар-
лык хезмәткәрләр белән
бергәләп, әлбәттә. Моның
белән дүртенче сезон шө-
гыльләнәбез инде, энтузи-
азм өстәлә генә. Бу – матур
бизнес! – ди Оксана Пис-
цова һәм фикерен дәвам
итә. – Җир җиләге кыры –
матур күренеш. Җиләкләр-
не күп очракта балаларга
ашату өчен алалар. Аларны
химия белән “тукландыру“
зур җинаять, дип саныйм.
Танышларыбызга, балалары
белән килсеннәр, туйганчы
җиләк ашасыннар, дибез.
Җиләкләрне җыю биш атна
бара. Кем бездә эшли, алар
туйганчы җиләк ашый. Бу
витаминнар хәзинәсе!
Киләчәккә планнары ту-
рында сорагач, Оксана
Викторовна бирегә даими
яшәү өчен хезмәткәрләрен
чакырырга, аларны балачак
хыялы булган авылда торак
белән тәэмин итәргә хы-
яллануын җиткерде. Бөек
эшләрне пәһлеваннар тү-
гел, әнә шундый күзгә бик
бәрелеп тормаган, бүген
кече ватаннарына бөтен
күңелләрен салган гап-га-
ди шәһәр (элеккеге) ха-
тын-кызлары башкаруына
ничек инде сокланмыйсың!
Мин моны, әлбәттә, бигрәк
тә матур сүзләр өчен язам,
чөнки аның белән берлектә,
бер хезмәт бәйләнешендә
аның төп терәге – зур тату
гаилә тора. Авыл хуҗалы-
гы бизнесы юнәлешендәге
бизнесларның берсендә
– җиләкнекендә шундый
бердәм һәм матур гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International