«iВолга» Идел буе федераль округындагы яшьләр форумы быел 24 июнь-4 август көннәрендә уза. 5-еллык юбилеен билгеләгән чара Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре дигән җирлектә оештырыла. Быел ул 14 төбәктән 2000 кешене үзенә җыйды. Үзебезнекеләрне санамаганда, чарага дөньяның тагын 19 иленнән кунаклар да килгән.
Форумның төп максаты нидән гыйбарәт соң? Һәр катнашучы монда үзенең проектын яклап акча “дауларга” килә. Темалар буенча бүленгән мәйданчыкларда исә алар белгечләр алдында имтихан тота, идеяләрен яклап чыгыш ясыйлар. Ике этапта уздырылган чара округ һәм федераль этабына бүленә. Шуннан соң инде иң-иңнәре финалга уза һәм әлеге проектлар һәркемгә тәкъдим ителәчәк.