Абруе арта.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге бәйгеләр оештырылышы, үткәрелүе белән рәсми ярышлардан калышмый, дияр идем. Ел саен аның популярлыгы, аларда катнашучыларның саны, абруе арта гына бара. Казахстанның Уральск төбәгенең Тасале бистәсеннән дүрт көрәшче алып килгән тренер Азамат Уразов:–Бу турнир турында узган ел бирегә килгән Айрол шәһәрендәге коллегаларымнан ишеттек тә, тәвәккәлләргә булдык. Ике кыз һәм ике малай келәмнәргә чыкты. Мондый җитди ярышларда еш катнашуыбызга
карамастан, Түбән Ушмадагы бәйгеләр бар яктан да күпләргә үрнәккә куярлык. Безне каршы алдылар, урнаштырдылар. Киләсе елга күбрәк көрәшчеләр беләнкилергә исәпләп торабыз, –ди. Ерак араларны якын итеп  килгән Якутск “иреклеләре“ соңгы елларда турнирның даими кунакларына әверел-
деләр. –Бирегә без Мәскәүдән килдек, 17-18 яшьлек егетләребез башкалада Россия җыелма командасына сайлап алу җыеннарында булдылар. Шулардан Валера Андросов 5-7нче июльләрдә кадетлар арасында Хорватиядә узачак дөнья беренчелегендә илебез данын яклаячак.Турнирга килгәндә, сигез көрәшчебезнең бишесе пьедесталга күтәрелделәр. Шунысы игътибарга лаек, бирегә һәр төбәктән үз яшь һәм авырлык категорияләрендә иң көчлеләр җыелганлыгын келәмнәрдә күрергә мөмкин иде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар арасында Дагыстан вәкилләренең күплегенә шаккатырга кирәк-
ми: ирекле көрәш аларның каннарына сеңгән инде ул,– ди Якутск командасы тренеры Василий Уваров. Чыннан да, Кавказ төбәге “иреклеләре“нең эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин инициативасы белән уздырыла башлаган бу турнирның берсен дә калдырганнары юк. Ел саен Түбән Ушмадагы спорт комплексында җыен-нарга киләләр иде алар. –Үзебездә дә турнирлар күп булганлыктан, быел алдан килә алмадык. Ярышларга ике авыл һәм Бербашы шәһәреннән барлыгы 25 көрәшче алып килдек, – ди Дагыстаннан килгән тренер Гаджимурад Гасанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International