2018 елның 18 апреленнән алып 9 октябренә кадәр вакыт аралыгында компьютер белеме алу буенча лаеклы ялдагы гражданнар арасында Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Конкурс дистанцион рәвештә оештырыла.
Конкурс номинацияләре:
Мәгълүмат һәм конкурста катнашу кагыйдәләре azbukainterneta.ru сайтында урнаштырылган. Конкурста катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза тутырырга һәм конкурс эшен (тарихын) номинация шартларына туры китереп җибәрергә кирәк, шулай ук авторның сурәте төшкән фото да куелырга тиеш. Җиңүчеләрне мәртәбәле конкурс комиссиясе билгеләячәк.