Иртәгә яңгырлы көн булачак.
Быел Россиянең Дәүләт архив хезмәтенә 100 ел тула. Кемдер, архивта эшләү күңелсез шөгыль, дип уйларга мөмкин. Әмма бу алай түгел. Тарихи документлар туйдырмыйлар алар. Гади бер кеше турындагы мәгълүматлар нигезендә аның тарихын күрергә мөмкин. Еллар узган саен һәр язманың, һәр документның кыйммәте арта гына бара. Мамадышта архив эше нидән башланды соң? Әлеге һәм башка сорауларга район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы АЛСУ РӘХИМОВА җавап бирә.
25 сентябрьдә Арчада «Арча» спорт комплексы мәйданчыкларында сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президентының V Кубогы тәмамланды.
Шимбә көнне районда өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә гөрлиячәк. Ярминкәгә районның агропредприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.
Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Быел комиссиягә республиканың 45 районыннан 610 гариза килде, 146 проект җиңде. Шуларның арасында мамадышлыларның өч проекты.
Җиратны чүп-чардан чистарттырга һәм ауган агачларны кисеп, территориядан чыгарырга булышыр өчен мамадышлылырны актив катнашырга чакырала.
Станислав Чаганов исемендәге Курск халык хоры мамадышлыларны олы концертка чакыра. Ул – Россиянең иң өлкән җыр коллективларыннан берсе. Чыгышын 27нче сентябрь көнне 19 сәгатьтә район мәдәният йортында карарга мөмкин булачак.