Тузан җыйгыч түгел, ә тере тарих

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

–Безнең районда архив эше, хезмәтчәннәр депутатларының район Советы башкарма комитетының мөстәкыйль звеносы буларак, 1924нче елда оеша. Оешуының беренче көннәрендә ул үзенең фондын властьның җирле органнары, идарә, учреждениеләре, оешмалары документлары белән тулыландыра башлый. Иң беренче нәүбәттә, алар тарихи, фәнни, социаль, икътисадый, сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия булган шәһәрнең матди һәм рухи тормышын чагылдыручы документлар булалар. Мин монда өяз, кантон комиссариаты (хәрби комиссариат), хезмәтчәннәр депутатларының Мамадыш район Советының өяз, кантон комитеты, шәһәр Думасы, мәгариф бүлеге, авыл хуҗалыгы артельләре һәм башка фондларны күз уңында тотам. –Безнең архивта документлар белән эшләү үзенчәлеге, мөгаен, районның кайчандыр үзгәртеп корылуы белән дә бәйледер? –1959нчы елның мартында Кызыл Йолдыз районы бетерелеп, аның бер өлеше безнең районга кушыла. Тагын дүрт елдан, районнарны эреләндерү нәтиҗәсендә, Тәкәнеш районы бетерелә, ул бүлгәләп Мамадыш, Кукмара һәм Саба районнарына кушыла. Шулай итеп безнең архивта Тәкәнеш һәм Кызыл Йолдыз районнары белән бәйле булган документлар да саклана. –Төрле елларда төбәгебез белән бәйле документларның сакланышы өчен җаваплы кешеләр турында ниләр мәгълүм?

–Беренче архивариус – авыл училищесын тәмамлаган Никифор Ильич ЧЕЛНОКОВ. 1931нче һәм 1955нче еллар аралыгында 14 архив мөдире алышына. Шуннан соң 1968нче елгача аның белән 13 ел Валентина Антоновна ОРЛОВА, аннары 11 ел Татьяна Пантелеевна ИБРАҺИМОВА җитәкчелек итәләр. 1986нчы елдан алып 2007нче елга чаклы архив бүлеге начальнигы вазыйфаларын Сәлимә Ясәви кызы ӘХМӘТОВА башкара. Шушы дәвер эчендә барлыгы 18 мең данә документ даими саклауга кабул ителә, алар тулысынча теркәләләр, конкрет учетка куелалар. Узган елларның документларын караганда, югарыда телгә алынган затларның нинди җаваплы, төгәл, пөхтә, белемле, компетентлы булганнарын, үз эшләренә бөтен күңелләрен биргәнлекләренә ышанасың. 1993нче елның 28нче июнендә район архивы район хакимиятенең архив бүлеге итеп үзгәртелә. Ә инде 2006нчы елның 1нче гыйнварыннан без Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты карамагында. –Архив хезмәтенең бүгенге көненә тәфсилләбрәк тукталыйк әле... –2007нче елдан алып 2012нче елгача архивны Рөстәм Мөдәррис улы ӘХМӘДУЛЛИН җитәкләде. Шушы дәвер эчендә ул бүлекнең матди-техник тәэмин ителешен яхшыртты, аны Домолазов урамындагы 32нче санлы йорт адресы буенча яңа бинага күчерү бәхетенә иреште. Биредәге 200 квадрат метрлы Әңгәмәдәш – НАТА ЛЬЯ ЯКИМОВА. мәйданда эш кабинеты, уку залы, документларны беренчел эшкәртү бүлмәсе, металл киштәләр белән җиһазланган өч архив саклагычы урнашкан. Янгыннан саклану сигнализациясе, янгынны порошок белән сүндерү системасы – барысы да тиешле таләпләргә җавап бирә. Архив бүлегендә миннән башка баш белгеч Лариса ЧЕРНОВА да эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International