27 сентябрьдә, синоптиклар аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, һава температурасы көндез 12-13 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан буенча көндез урыны белән яңгырлар явачак, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 17-22 м/с кадәр артырга мөмкин. Көндез һава температурасы +10-15 градус булачак
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/26/172269/