Станислав Чаганов исемендәге Курск халык хоры мамадышлыларны олы концертка чакыра

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Станислав Чаганов исемендәге Курск халык хоры мамадышлыларны олы концертка чакыра. Ул – Россиянең иң өлкән җыр коллективларыннан берсе. Чыгышын 27нче сентябрь көнне 19 сәгатьтә район мәдәният йортында карарга мөмкин булачак. Ул Курск дугасындагы сугышның – 75, хорның 60 еллыгына багышлана. Мамадышлыларга концерт бик кызыклы булыр, коллектив солистларының берсе – якташыбыз, Халыкара конкурс лауреаты Ленар Мәгъсүм улы Әхмәтҗанов. Хорның репертуарында – рус халык һәм казак, совет композиторлары җырлары. Бөек Ватан сугышы темасына багышланганнары да күп. Коллектив күп кенә Бөтенроссия һәм Халыкара конкурсларда, фестивальләрдә җиңеп чыккан. Концертка керү ирекле. Шул ук көнне, көндезге 13 сәгатьтә, хор коллективы катнашында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында Курск дугасындагы сугышның 75 еллыгына багышланган митинг та үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International