Шимбә көнне районда өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә гөрлиячәк. Ярминкәгә районның агропредприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Беренче көзге ярминкәне районда Өлкәннәр декадасында уздыру һәм әйберләрне өйләренә китереп бирү традициягә әверелде.
Ярминкәгә килүчеләрнең кәефен район мәдәнят йорты хезмәткәрәләре моңлы җырлары белән күтәреп торачак. Шулай итеп бу атнада ярминкәләргә старт биреләчәк.