Шәһәребездә чираттага ярминкә бу атнаның шимбәсендә – 8нче декабрь көнне уза.
2018 нче елның 29 нчы ноябре көнне Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эшсез гражданнарының үз эшлэрен ачу өчен төзегән эшмәкәрлек планнарын тикшерү буенча эксперт комиссиясенең бу елда ахыргы утырышы булды.
Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы комиссия белән берлектә, районның мәшгульлек үзәге белгечләре “Соры базар”ны тикшерү рейдларында катнашып, ел башыннан 170 тән артык очракны ачыкладылар.
Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе призына уздырылган татарча көрәш буенча үткәрелгән ярышларның шаһите булдым. Тантаналы ачудан соң, район җыелма командасының баш тренеры Рафаэль Хәмидуллин, көрәшчеләр келәмнәрдә бил алыша башлаганчы, милли татар көрәшенә кертелгән соңгы яңалыклар белән таныштырды.
“Авылларда йолдызлар яңгыры” муниципаль проекты кысаларында уздырылучы фестиваль-конкурс менә икенче сезон инде авыл тамашачысын сөендерә. Узган атна җомгасында Җәнлек совхозы бистәсе мәдәният йортында үткән шундый чараның шаһите булырга туры килде.
РАЙОНДА ЯҢА ЕЛДА "ЧАҢГЫ СЕЗОНЫ- 2018" АЧЫЛА.
1нче декабрь – СПИД белән көрәшү көне. Быел ул “Үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!” лозунгы астында уза. Бу көн дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын ВИЧинфекция турында искә төшерүне генә түгел, әлеге авыруны эләктергәннәргә карата сабыр булуны, ВИЧ белән яшәүчеләрне дискриминацияләүгә юл куймауны да күз уңында тота.