Үз эшеңне ачу-файдалы.

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 нче елның 29 нчы ноябре көнне Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эшсез гражданнарының үз эшлэрен ачу өчен төзегән эшмәкәрлек планнарын тикшерү буенча эксперт комиссиясенең бу елда ахыргы утырышы булды.

Ике үз эшен ачарга теләк белдерүче комиссия вәкилләренә эшмәкәрлек планнарын бәйнә-бәйнә сөйләп, эшләренең уңышлы барачагына инандырдылар. Аларның берсе парикмахер эшен оештырачак, икенчесе балык ыслап сәүдә үзәкләренә сатуга куячак.

Планнарның уйлап эшләнгәнлеге белән беррәттән, булачак эшмәкәрнең алга таба үзләренә эшче алу турында уйлаулары эксперт совет вәкилләренә ошады, алар бертавыштан бу эш ачуны хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International