Кем ничек уйлыйдыр, әлеге проектны кичке вакытларын телевизор каршында уздырырга мәҗбүр булган авыл тамашачысы хуплап каршы алды. Кайбер авыллардагы мәдәният учаклары халык белән шыгрым тула. Җәнлек совхозы бистәсе мәдәният йорты тамаша залында сәхнәдәге чыгышларны басып караучылар да булды. Чөнки җомга көнне якташлары белән Түбән Сон авыл җирлекләренең үзешчәннәре “бил алышты”. Ике коллективның да проекткаиҗади якын килгәнлеген күрергә насыйп булды. Конкурс таләпләре буенча авыл үзешчәннәре ун номинация буенча чыгышлар әзерләргә тиеш. Ә алар җиңел түгел. “Гажәеп кешеләр янәшәдә” номинациясен алыйк. Җәнлек совхозы бистәсенә кадәр берничә авылда булырга туры килгән иде инде. Бу бәйгедә күп очракта кул эшләре осталарының иҗат җимешләре мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъдим ителә. Биредә исә номинация таләпләренә җавап бирә торган чыгышны күрдек. Түбән Сон командасыннан авылда кибетче булып эшләүче Фидания Усманова тамаша залында утыручылар гына күрә торган экранда чагылдырылган кайсы машина номеры кемнеке икәнен бер ялгышсыз әйтеп бирә алды. Дистәдән артык сорауның берсендә дә буталмады ул. “Җырлыйм сиңа, Мамадыш” номинациясендә туган төбәгенең генә түгел, районыбызның да моңлы сандугачы булган Резедә Кадыйрова үзе иҗат иткән “50 яшь” җыры белән барыбызда да аңа карата соклану тудыра алды. Яшерен-батырын түгел, бүген кайбер авылларда ир-егетләрне үзешчән сәнгатькә тарту җиңел түгел. Шуңа күрә алар ролен гүзәл затларыбызга башкарырга туры килә. Җәнлек совхозы командасыннан дүрт ханымның ир-ат балыкчылар булып уйнауларын күргәч, күңелдә: “Чын ирләр алар шикелле уйный алмаслар иде,” – дигән уй туды. Эчләрне катырдылар “балыкчылар”. Түбәнсонлыларның рус халык биюен башкарулары да зур алкышларга күмелде. Дөрес, кайбер номинацияләрдә кимчелекләр дә булмыйча калмады. Алар турында жюри әгъзалары үзләренең фикерләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Еш кына коллективлар регламентка сыешмыйлар. Бу жюри тарафыннан балларның түбәнәюенә китерәчәген истән чыгармаска кирәк. Петр ЕФИМОВ, Җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче пенсионер: – Яңа сезонның ачылуын зур түземсезлек белән көтеп алдым. Узганында бер генә концертны да калдырмаган идем. Үзегез күрәсез, зал шыгрым тулы булды. Чөнки авыл кешесенә үзешчән сәнгать якынрак. Сала артистлары алар бит тыйнак, чыгышларга җитди әзерләнәләр, сәхнәгә чыгар алдыннан алар кичергән тойгы-хисләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Бүген Түбән Сон командасы көчлерәк булды. Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел, алга таба шомарып, кимчелекләрен бетереп, калган көндәшләрен “бирелергә” мәҗбүр итәчәкләренә ышанам. Рафаэль ҺАДИЕВ, 21 яшь: – Мин дә шушы бистә кешесе. Чыгышлар бик ошады, жюрига да сүз әйтмәслек: аның әгъзалары гадел хөкем иттеләр. Дөрес, канәгатьсезлек белдерүчеләр табылмыйча тормый инде ул. Безнең үзешчәннәребез әйтелгән фикерләргә колак салырлар, дип ышанасым килә. Алар өчен фестиваль-конкурс башланды гына бит әле.