ВИЧ һавада очып йөрми.

2018 елның 30 ноябре, җомга

“Роспотребнадзор“ идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты.

Кешенең иммунодефицит вирусы организмның биологик сыекчаларында бар: канда, спермада, күремдә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында. Инфекция чыганагы булып ВИЧ-инфекцияле кеше санала. Социаль статусы, финанс хәле, җенесе, яше, сексуаль ориентациясе нинди булуга карамастан, һәркем аны эләктерергә мөмкин. ВИЧ-инфекция йоктыру ихтималы тире, лайлалы тышча зарарланган (тән җәрәхәтләре, сыдырылган урыннар, аналык муенчыгы эрозиясе, стоматит, парадонтоз һ.б.) очракта арта. ВИЧ табигый юл белән җенси контакт һәм вертикаль күчә: анадан балага һәм ясалма юл белән – кан салганда, органнарны күчергәндә, парентераль инъекцияләр ясаганда, травматик медицина процедуралары уздырганда. Көнкүреш-контакт юлы белән ВИЧ күчми. Авыру берничә көнгә яисә 20 елга кадәр сузылырга мөмкин. Агымдагы елның 20нче ноябренә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 23510 очрагы теркәлде, шуларның 142сен 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә. Җөмһүриятебездә ел саен яшүсмерләр һәм 18- 19 яшьлек затлар арасында әлеге авыру очрагы теркәлә. Яшьләр арасында моның таралуы аларның наркотикларны куллануы һәм куркыныч сексуаль гамәлләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International