Татар көрәше татарлыгын югалтмасмы?

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Нинди яңалыклар икән ул, дип бәйгеләрне карый башлаган идем, җәмәгать, әле моннан ун-унбиш еллар элек без сокланган бил алышуның эзе дә калмаган икән бит, дип уйларга мәҗбүр булдым. Хәзер алым ясыйм, дип көндәшне күтәреп алып, аркаң белән келәмгә төшәсең икән, сиңа кисәтү ясала, ә көндәшкә балл бирелә. Мин үзем көрәшче булмасам да, журналистлык практикамда спортның бу төре буенча уздырылган йөзләрчә бәйге-ярышларның шаһите булдым. Төбәгебезнең данлыклы көрәшчеләре дә соңгы вакытта ел саен диярлек кертелгән үзгәрешләрнең татарча көрәшнең татарлыгын югалтуына сәбәпче булуын ассызыкладылар. Баксаң, моны Мәскәүдә утыручы спорт көрәше федерациясе түрәләре безнең борынгыдан килгән спорт төрен халыкара стандартларга якынайту белән аңлаталар икән. Чөнки соңгы елларда татарча көрәш буенча дөнья беренчелекләре уздырыла башлады. Әйтик, ярышларга килгән Үзбәкстан, Казахстан, Монголия һәм башка илләр спортчыларына безнең көрәш алымнары ят нәрсәләр. Шушы уңайдан үзеннән-үзе сорау килеп туа: нигә дип татар-башкорт көрәшен чит илләр куйган таләпләргә җайларга тиеш без? Шартларны без куярга тиеш түгел мени ул? Соңгы ярышларны карагач, милли көрәшебездә билбауларда көрәш алымнары өстенлек итүен чамалавы авыр түгел иде. Көрәшне дөнья күләменә чыгару өчен үзебез белгәннәрне дә онытып, кайчак башкалар кубызына да биергә туры килүе бәхәссез анысы. Дөнья чемпионатлары, Универсиада уздырып, анда Татарстан һәм Башкортостан егетләре генә чыгып бил алыша алмавы белән дә килешәм. Һәр төрки халыкның үз көрәше бар. Аларның барысын да бер уртаклык берләштерә: билләргә сөлге салып көрәшү. Элекке елларда сөлгене билгә бәйләп көрәшү дигән, нәрсә юк иде. Сөлге тотарга өйрәтү һәм аны бәйләмичә бил алышуның кыен булуын аңлагач, иң беренче булып шушы үзгәреш кертелде. Бу тыныч кабул ителде. Соңгы вакытта “Татарча көрәш”, “татар-башкорт көрәше” дигән атамаларга ябышып та дөнья аренасына чыгып булмый, дигән фикер өстенлек алды. Нәтиҗәдә, “көрәш” сүзе генә калды. Яңадан аркага ятуга кайтыйк әле. Кулына сөлге тоткан һәркем безнең көрәштә аркага ятудан берничек тә котылып булмавын белә. Әмма ничек кенә булмасын, ятмаска кирәк. Чөнки ил, дөнья күләмендәге бәйгеләр моны “кичерә” алмыйлар. Ләкин көрәшчене аркага ятарга мәҗбүр иткән сәбәпләрне дә ачыклый белергә кирәк. Монысын югары квалификациягә ия булган һәм гадел хөкемдар вакытында ачыклый белергә тиеш. Чөнки көндәшен бер тапкыр да күтәреп карамаган көрәшчеләрнең теге яки бу ярыш-бәйгедә, Сабантуенда пьедесталның югары баскычына күтәрелергә мөмкин. Әйе, бүген бабаларыбыздан гасырлар буе килгән милли көрәшебез зур үзгәрешләр кичерә. Аларның киң чалбар һәм чирәмдә яшелләнеп беткән оекбашларын – махсус келәм киеме алмаштырды. Сабантуй мәйданы янына җыелган кыз-кыркынның күз явын алып торган көрәшче ир-атларның мускулларын да кызыл-яшел футболкалар каплады. Шулай да милли көрәшебезнең асылы гасырлар дәвамында сакланып килде. Көндәшне җирдән күтәреп алып, баш аркылы аркасына салган мизгелләрне ничек онытмак кирәк. Кызганычка каршы, көрәшне дөнья күләменә чыгарган заманда, моңа ирешү генә җиңел түгел. Бил алышуның асылына аяк чалырлык, тамырына балта чабарлык проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Әйе, проблемалар бар. Һәм моның белән килешергә кирәктер. Боларны мин кемдер тәнкыйть буларак кабул итсен, дип язмадым. Зурдан кубып башланган эшнең киләчәктә нинди нәтиҗәләр бирәсе спортның бу төре өчен җаваплы затларның нинди адымнар ясавына бәйле, минемчә. Зурдан кубып башланган эшнең азагы ничек буласы, спортның бу төре өчен җаваплы түрәләрнең нинди адымнар ясавына бәйле. Инде хәзер көрәшебезнең кагыйдәләрен тагын да камилләштерү, хөкемдарлар әзерләү кебек эшләрне җайга салырга кирәк. Яшьли кулларына сөлге тотып, келәмнәргә чыккан, төрле ярыш-бәйгеләрдә чыныгу алган малайларыбыз, егетләребез киләчәктә текә үрләрне яулаганда, юлларында киртәләр очрый калса, күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар, дигән өметтә калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International