ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 17 гыйнварында-2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары тарафыннан 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның беренчесе Шәдче авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.

Мамадышлылар, игътибарлы һәм сак булыгыз, көчле явым-төшемнәр көтелә!

“Олимп”та хоккей турниры узачак.

Соңгы араларда туктаусыз яуган кар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Шул сәбәпле бина һәм корылмаларның түбәсе ишелү белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу куркынычы артты.

15 гыйнвар көнне  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамдыш шәһәренең “Олимп” спорт комплексына бассейнга барды. 

Мамадыш районы башлыгы мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллык юбилее уңаеннан "Ак калач" җырын башкарды.

"Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон белән торак пунктлар җирләрендә урнашкан урманнарны куллану, саклау, торгызу үзенчәлекләре башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль органы тарафыннан билгеләнә, дип билгеләнде; ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм оборона һәм куркынычсызлык җирләрендә-РФ Хөкүмәте.

Сатып алу планлаштырганда күчемсез милек объекты документларын һәм тарихын тикшерергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International