15 гыйнвар көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамдыш шәһәренең “Олимп” спорт комплексына бассейнга барды.
Алар физик күнегүләр ярдәмендә сәламәтләндерү инструкторы һәм тренир күзәтүе астында гимнастик күнегүләр ясады, йөзде.
Биредә яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алды, чөнки суда йөзү кан әйләнешен яхшырта, буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклый, энергияле булып калырга ярдәм итә, күңел күтәренкелеге өсти.