Соңгы араларда туктаусыз яуган кар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Шул сәбәпле бина һәм корылмаларның түбәсе ишелү белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу куркынычы артты.
Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе авыл җирлекләре башлыкларына, идарәче компанияләргә, предприятие һәм оешма, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре таләпләре нигезендә, чистарту урыннарында җәяүлеләр хәрәкәтен тыю билгеләрен һәм киртәләрне урнаштыру буенча тиешле чаралар күрергә, авыл җирлекләре территориясендә шәхси йортларның түбәсеннән кар төшү мөмкинлеге булуы һәм боз катламнарын бетерү буенча аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итә.
Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе, Мамадыш муниципаль районы авыл җирлекләре һәм Мамадыш шәһәре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларның административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы санкцияләре кысаларында, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булуы турында кисәтә.
Муниципаль берәмлекләрнең гомуми кулланылыштагы территориясендә шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү турындагы кагыйдәләр нигезендә түбәндәгеләр тыела:
- бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарга грунт, калдыклар, кар, боз чыгару һәм түгү;
- машина юлына һәм тротуарларга кар ташлауны;
- яшел үсентеләр булырга мөмкин булган кишәрлекләрдә, агачларны һәм куакларның, урам электр элемтәсенең һава линияләренең, элемтә линияләренең сакланышын тәэмин итүче чаралар күрмичә, түбәләрдән карны ташларга;
Кышкы чорда түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистартып тору оештырылырга тиеш. Түбәләрнең урам ягына караган өлешен чистарту тәүлекнең якты вакытында гына рөхсәт ителә. Калган түбәдән, шулай ук яссы түбәләрдән кар ташлау эчке ишегалды территорияләрендә генә башкарылырга тиеш. Кар чыгар алдыннан, вакытлы чикләү чаралары урнаштырып, транспорт чаралары хәрәкәте иминлеген һәм җәяүлеләр үтүен тәэмин итү буенча биелгеләр куелырга тиеш. Биналарның түбәсеннән ташланган кар (боз), торак фондыннан тыш, 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча чыгарылырга тиеш. Бу эшләрне башкарганда шулай ук электр линияләренең, үсентеләрнең сакланышы буенча чаралар күрелергә тиеш.
Җәяүлеләр йөри торган зоналар ягыннан биналарның түбәсен чистарту, боз катламнары барлыкка килмәсен өчен, кичекмәстән башкарылырга тиеш. Тышкы су агу торбалары булган түбәләрне кар катламы 30 смдан артканчы чистарту таләп ителә. Кар һәм бозны Башкарма комитет тарафыннан билгеләнгән урыннарга гына чыгару рөхсәт ителә.
Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен – гражданнарга – ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына. Ел дәвамында шул ук гамәлләрне кылган (гамәл кылмаган) өчен - гражданнарга – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга биш йөз меңнән бер миллион сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.
Шуңа бәйле рәвештә, Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе халыкка, коммуналь хезмәтләргә, милекчеләргә һәм бина хуҗаларына, оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, түбәләрне кардан һәм боздан даими, вакытында чистартуны оештырырга һәм якын-тирә объектлардан һәм биналардан үз вакытында чыгарырга тәкъдим итә.
Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе