Мамадыш районы башлыгы мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллык юбилее уңаеннан "Ак калач" җырын башкарды.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Ак калач" җырын башкарды. Бәйрәм өчен сәбәп - туган көн. Юбилей гына да түгел, ә бер гасырлык юбилей! Мәктәпкәчә белем бирүгә 100 ел тулды! Сәхнәдә "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән район башлыгы "Ак калач"җырын җырлады , биеде.  Ак калач әзерләүне "Салават күпере"  балалар бакчасы коллективы үзе кайгырткан. Зур күләмле икмәкне бәйрәм өчен махсус пешергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International