Аккан суның агышын үзгәртеп булмый.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарәнең 2018нче ел эшчәнлекләре нәтиҗәләренә багышланган җыен Вахит клубында авыл халкы белән очрашудан башланды. Җирлек башлыгы Валерий Шрыков халык алдында хисап тотып, күпкырлы эшчәнлеген яктыртты, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителешенә тукталды. Башкарган эшләр дә, хәл итәсе проблемалар да бар әле бу торак пунктында. Бүген 2014нче елдан бирле эшләп килүче үзарасалым җыю программасының файдасын сизмәгән авыллар юктыр. Быел бер яңалык кертелгән, җирлеккә кергән һәр авылның мәдәният учагына шушы программа буенча һәр торак пунктында нинди эшләр башкарылганы турындагы стендлар әзерләнгән. Халык алар белән якыннан таныша ала. Арада, ул акчалар барысы да максатчан тотылып бетми, дип уйлаучылар нык ялгышалар. Халыктан җыелган һәм республика бюджетыннан бирелгән һәр тиен исәптә, контрольдә. Иң мөһиме, ул акчалар җирлектәге күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. 2014нче елдан 2018нче елга чаклы Шәдче төбәгендә халыктан барлыгы 915000 сум акча җыелган, республика бюджетыннан кушылган 3 687000 сум белән ул 4 575 000 сумны тәшкил иткән. Былтыр җыелган 1 310000 сум акча Шәдче авылының Г.Тукай урамына – 640 һәм Ямаш авылында 200 метр озынлыктагы урамнар юлларына вак таш җәяргә, Юкәче һәм Ташлыяр авылларында чишмәләр ремонтларга, Вахит авылында 300 метр озынлыктагы тузган суүткәргеч торбасын алыштырырга һәм башка эшләрне башкарырга мөмкинлек биргән. Халык белән булган очрашуларда кайбер авылларда су проблемасының кискен торганлыгы ачыкланды. Бөтен кешенең дә өенә су кермәгән икән. Бу проблеманы хәл итүнең бүгенге көндә зур чыгымнар таләп итүе беркемгә сер түгел. Быелгы үзарасалым акчасының нинди максатларга тотылачагы да билгеле инде. Барлык кеше дә тиешле сумманы бирсә, бюджеттан кушкан акча белән барлыгы 1 825 000 сум акча җыелыр, дип фаразлана. Аның бер өлеше алдагы кышта торак пунктлары урамнарын кардан чистартыр өчен җәлеп ителәчәк. Җыеннарда авыллардагы демографик хәлнең катлаулыгына да игътибар итмичә калып булмый. Бу урынлы да: халык саны кими икән, муниципалитетларга финанслау да аз була, яңа төзелешләр мәсьәләсен күтәрү дә кыенлаша. Бүгенге көндә җирлектә балалар бакчасы яшендәге – 30, мәктәптә белем алучы 64 бала бар. Соңгы өч елда 20 бала туган, 87 кеше гүр иясе булган. Төбәктә гаилә кормаган 46 ир заты һәм 25 гүзәл зат яши. Шәхси хуҗалыкларда 582 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 259 ы – савым сыерлар. Узган ел барлыгы 94 баш савым сыерга лейкоз диагнозы куелган. Аларның 16 сы РЭД авырулы, ул сыерлар таналарга алышынылган һәм сатылган. Һәр авылда диярлек бу проблеманың асылын аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларга ветеринария белгечләре үтемле аңлатмалар бирделәр. Авылларда хуҗалыклардан сөт җыю да яхшы оештырылган. Узган ел авыл җирлегендә яшәүчеләр дәүләткә 537068 килограмм сөт тапшырып, гаилә бюджетларына 10741 мең сум табыш керткәннәр. Кызганычка каршы, җирлек үзәге булган 150дән артык хуҗалыклы Шәдче авылында яшәүчеләрнең күрсәткечләре 50 гә дә тулмаган шәхси хуҗалыклы Вахиттә яшәүчеләр тапшырган күләмнән әллә ни артык түгел. Бүген авылда эш юк дип зарланудан мәгънә юк. Яңа технологияләр заманында яшибез. Районда хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы тармагында 1300 чамасы гына кеше эшли. Әле кайчандыр бу сан 14 мең чамасы иде. Элек җир сөрү нормасы сменага 7-8 гектар булса, хәзерге техникалар тәүлеккә 150-200әр гектар мәйданны эшкәртергә сәләтле. Шуңа күрә авылда эш юк, дип әйтү дөрестерме юкмы, монысын һәркем үзенчә кабул итсен, әмма салада да яхшы яшәргә була. Моның шулай икәнлеген Шәдче төбәгендәге берничә гаиләдә күрәбез. Мәсәлән, алты гаилә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 120-200 мең сум субсидия алып, гаилә фермалары оештырганнар. Аларда сигез һәм аннан да күбрәк маллар асрала. Теләгән кешегә, хөкүмәт тарафыннан утыздан артык программалар тәкъдим ителә. Түбәнгә аккан суның агышын югарыга борып булмаган кебек, кичәге көнгә кире кайтып булмый хәзер. Дөрес, ит һәм сөтнең бәяләре белән “шаяралар”, анысы. Суйган малны тапшыру да проблемалырак иде. Хәзер үзебездә ит эшкәртү комбинаты эшли, тырышлар район, республика ярминкәләрендә катнашып та акча эшлиләр. Вахит авылында сөт җыючы Баймөхәммәт Бинков кайберәүләрнең сөткә су кушулары турындагы мәсьәләне күтәреп, бик дөрес эшләде. Югыйсә, су кушучылар аркасында җыелган сөтнең майлылыгы да кими, тиешле сумманы да алып булмаячак, дигән сүз бит бу. Халык белән булган очрашуларда дини тәрбия мәсьәләсе дә күтәрелде. Район башлыгы Анатолий Иванов керәшеннәр авылларында яшәүчеләрне Юкәчедәге чиркәүгә йөрмәгәннәре өчен “сүгеп тә алды”. Җирлек башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, дини бәйрәмнәр вакытында авылларга автобуслар да җибәреп караган булган. Әмма теләүчеләр генә аз. Беркемне дә иман йортларына көчләп әйдәмиләр. Ләкин христианнарның зур бәйрәмнәрендә келәүгә барып, рухи ризык алу комачау итмәс иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International