Салкыннар башланды. Димәк, кышкы аяк киеме сатыр алырга вакыт, дигән сүз. Шуны истә тотып, Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре «Рандеву» аяк киемнәре кибете хезмәткәрләре өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп статьяларын аңлату йөзеннән чара уздырды.
Бу көннәрдә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны билгеләп үтәләр. Россия Хөкүмәте 27 гыйнвар көнне Россиянең Хәрби дан көне дип игълан итте. Бу көнне 1944 елда Ленинград шәһәренең (хәзерге Санкт-Петербург) блокадасы алына.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Мамадыш районың муниципаль берләшмәсе залында балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы күмәк утырышы узды.
Республикада һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Чуаш Республикасында(Чебоксар шәһәрендә) 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмә-форум узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Пенсиянең страховой өлешен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 7,05% арттырды.
Мамадыш районы Красная Горка авыл җирлеге Иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында беренче урынны алды.