1 февральдән федераль льготникларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны 340 меңнән артык федераль льготникка түли, шул исәптән инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар 

Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: НСУ алу хокукына ия федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.

ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International