Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурс номинацияләрендә беренче урыннар өчен дипломнар тапшырды.
Авыл җирлекләре арасында Мамадыш районының Красная Горка авыл җирлеге иң яхшысы булды. Мамадыш шәһәре үз номинациясендә өченче урынны алды.
Шуны да искәртик: узган елгы конкурс нәтиҗәләре буенча да Красная Горка авыл җирлеге үз номинациясендә беренче урынны алып, җиңүчеләр арасында булган иде.