Бу көннәрдә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны билгеләп үтәләр. Россия Хөкүмәте 27 гыйнвар көнне Россиянең Хәрби дан көне дип игълан итте. Бу көнне 1944 елда Ленинград шәһәренең (хәзерге Санкт-Петербург) блокадасы алына. Район мәдәният йортында узган очрашу Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашистларга каршы батырлыгына багышланган иде. Ул Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ветераннар, студентлар, укучылар катнашында узды.