Мамадыш районың муниципаль берләшмәсе залында балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы күмәк утырышы узды. Утырышта районның күп кенә тикшерү-кузәтчелек, хокук саклау органнары, белем бирү, балалар белән эшләү оешмалары белән беррәттән, эш белән тәэмин итү Ришат Самигуллин да катнашты.
Беренче чиратта 2018 нче ел буена эшләгән эшләргә йомгаклар ясалды, 2019 нчы елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш барышында яшүсмерләр катнашында хокук бозу очракларының артуы, исерткеч эчемлекләр куллану очраклары булуы,юл кагыйдәләрен бозу аркасында җәрәхәтләнүләре тирән борчылуга китерүе азсызыкланды. Бигрәк тә ятим усмерләрнең бу очракка юлыгу куркынычыбулуы аеры игътибар тәлап итә.
“Авыр” гаиләләр белән профилактик эш алып баруга аерым тукталдылар, аларның эш белән тәэмин ителешләренә, хезмәт хакларының күләменә, вакытында бирелүенә игътибар итеп, алга таба да даими күзәтчелек итеп торырга карар кылдылар.