ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Татарстан синоптиклары бозлавык, буран һәм көчле җил турында кисәтә.

 

Бүген районыбызның озын гомерле тагын бер хатын-кызы юбилеен билгеләп уза. Түбән Ушма авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – тылда, күпләр кебек, тырышлыгы белән аерылып торган хезмәт ветераны  Хаертдинова Сазида Миннегали кызына 90 яшь тулды.

Эшче һөнәрләренең абруен арттыру– безнең өстенлекле бурычыбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм активистлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Алькор" сәүдә комплексында булды. "Савыт-саба" бүлегендә белгечләр бүлек җитәкчесе белән очрашты, ул халык арасында еш сорала торган "Kukmara" бренды савыт-сабасының ассортименты, өстенлекләре һәм сыйфаты турында сөйләде.  Ассортиментта барыннан бигрәк ничек юнәлеш алырга һәм савыт-сабаны ничек итеп дөрес сайларга – белгечләрдән берничә киңәш.

Мамадыш водоканал хәбәр итә!

Татарстан Росреестры: документларны кире кайтару-бу әле кире кагу түгел ...


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 27 нче февралендә Мамадыш муниципаль районының  башкарма оешмасында халыкны хезмәт кануннарының үтәлеше турында кызыксындырган, борчыган сораулар белән Татарстан дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе Кадыров Дамир Харисович, дәүләт инспекторы Апарина Марина Леонидовна кабул иттеләр.

2019 елның 28нче февраленнән 1нче мартына кадәр Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итүче Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, мәгариф системасының танылган Россия һәм чит ил эшлеклеләре, шулай ук заманча белем бирү технологияләре белән кызыксынган барлык кешеләр катнашында «Россия мәгарифе» - EDU Russia халыкара форумы узачак.

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә.

«Ана теле» проекты татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International