«Ана теле» проекты татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирә.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

«Ана теле» проекты татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирә. Дистанцион мәктәп Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне дә татар теленә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле мәктәптә 30 меңнән артык кеше белем алган. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамланганда тиешле сертификат бирелә. Бүгенге көндә «Ана теле» проекты татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ачык. Әлеге мәктәптә тулы курс укытуның озынлыгы 1 елны тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөтендөнья татар конгрессы сездән татар телен өйрәнергә теләүчеләргә хәбәр итүегезне сорый. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында ел нәтиҗәләре ясалачак һәм мониторинг нигезендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүче оешмалар өчен бүләкләү каралган. Регистрация өчен ссылка: http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx#.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International