Иртәгә, 2нче мартта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә юеш кар явачак, шулай ук томан көтелә. Буран сәбәпле, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак арада булуы фаразлана. Бу хакта республика синоптиклары кисәтә.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 15–20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Юлларда бозлавык хасил булачак, кайбер урыннарда кар көртләре булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган кисәтүдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/178850/