Мамадыш шәһәрендә хезмәт кануннарының үтәлеше турында сораулар белән кабул итү.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 27 нче февралендә Мамадыш муниципаль районының  башкарма оешмасында халыкны хезмәт кануннарының үтәлеше турында кызыксындырган, борчыган сораулар белән Татарстан дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе Кадыров Дамир Харисович, дәүләт инспекторы Апарина Марина Леонидовна кабул иттеләр.

Гозер белән килүчеләрне хезмәтне саклау, хезмәт кенәгәләрен эштән киткәннән соң озак вакыт ала алмау, хезмәт хакларын вакытында бирмәү, хезмәт кенәгәләрен тутырганда киткән ялгышларны ничек төзәтү турындагы сораулар борчыганлыгы беленде.

Кабул итү барышында кайбер мөрәҗәгатьләрне язма рәвештә кабул итеп, тикшерәчәкләрен, эш кузгатачакларын әйттеләр.

Мондый очрашулар алга таба да һәр өч ай саен булып торачак, дип искәрттеләр Татарстан дәүләт инспекциясе вәкилләре. Кабул итү вакыты алдан хәбәр ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International