Бүген районыбызның озын гомерле тагын бер хатын-кызы юбилеен билгеләп уза. Түбән Ушма авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – тылда, күпләр кебек, тырышлыгы белән аерылып торган хезмәт ветераны Хаертдинова Сазида Миннегали кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Мамадыш муниципаль районы Башлыгы Анатолий Иванов һәм авыл җирлеге Башлыгы Раиль Ганиев тәбрикләделәр. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау һәм истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.