ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Ушмадагы “Дуслык” спорт комплексы соңгы елларда Татарстанда Россия күләмендә ирекле көрәш буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырыла торган турнирлар үзәгенә әверелде, дисәк тә арттыру булмас. Татарстан Конституциясе көнне биредә Татарстанның 11 шәһәр һәм районыннан, Россия Федерациясенең Чечня, Дагыстан, Башкортостан, Чувашия республикаларыннан, Ульяновск, Тольятти, Самара, Ижевск шәһәрләреннән 350гә якын яшь спортчы җыелды.

Октябрь аенда мамадышлылар үз балаларын нинди исемнәр белән атадылар? Ай йомгаклары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкиле гражданнарны кабул итә.

Дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты хупланды.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

ХАЛЫК ИГЪТИБАРЫНА!

Начар метеорологик күренешләр: 6 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр (Казанда-төнлә һәм иртән).

Татарстан Республикасы Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Бу атнаның шимбәсендә – 9нчы ноябрьдә мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. 

Спорт дөньясында кайнаган кешеләр яхшы белә: узган сезонда яуланган җиңүче исемен алдагысында да яклар өчен зур тырышлык куярга кирәк. Чөнки көндәшләр бәйгеләргә “үч алу” нияте белән ныклап әзерләнәләр. Бу үткән атнада Мамадышта узган ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының ирләр арасында волейбол буенча бәйгеләрендә ачык күренде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International