Ярышларда төбәкләрендә яшәүче халык саны буенча икенче категориягә кергән 16 район муниципалитетлары хезмәткәрләреннән торган командалар катнашты. Соңгы елларда спортның бу төренең, чын мәгънәсендә, алар арасында нык популярлашып китүе, турнирга коллективларның ныклы әзерлек белән килүләре күзгә ташлана. Яшерен-батырын түгел, элегрәк бу чарада чын уен өч-дүрт коллектив арасында гына уза иде. Бүген көчсезләр юк дәрәҗәсендә. Башкалар ничектер, әмма безнең егетләребез ярышларга елдагыча ныклап әзерләнделәр. Чөнки алар алдында узган елда яуланган үрне башкаларга бирмәү бурычы тора иде. Командабыз максатына иреште. Моның өчен башта үз төркемнәрендәге Лаеш, Кукмара һәм Тәтеш районнары волейболчыларын (ярышларда командалар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар) бирелдерделәр. Ә инде һәр төркемдә җиңү яулаган дүрт команда бәйгеләрнең финал өлешендә көч сынаштылар. Иң кызыклы, иң кискен уеннар шушы стадиядә узды, дисәк тә арттыру булмас. Беренче ярымфиналда безнекеләр Сарман волейболчыларын ике сетта җиңүгә ирешсәләр, балтачлылар узган сезонда финалда безнкеләргә генә оттырган Саба муниципалларын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Ә менә өченче урын һәм финалда җиңүчеләрне ачыклау өчен командаларга өчәр сет уйнарга туры килде. Саба белән Сарман районнары волейболчылары арасындагы җиңүчене ачыклау өчен өченче сетта исәп 20:18 (бер уен бер якның 15 очко җыюына кадәр барды) белән тәмамланды. Финалда егетләребезгә балтачлылар нык каршылык күрсәттеләр. Әмма командабыз, бөтен ихтыярын бер йодрыкка туплап, көндәшләренең каршылыкларын сындыра алды. Шулай итеп, Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре икенче ел рәттән волейбол буенча җиңү яулады. Хатын-кызларыбыз быелгы сезонда икенче булганнар иде. Гомумкоманда беренчелегендә мамадышлылар Саба районыннан азга гына калышалар.